Рәссамнар Чистай мәчетләрен ясый: күргәзмә көтелә

17 май 2019 ел 10:46
Рәссамнар Чистай мәчетләрен ясый: күргәзмә көтелә

Рамазан аеның 11 нче көнендә Чистай шәһәренең ислам үзәгендә гадәти булмаган “Игелекле Рамазан” проектының ачылышы узды. Әлеге проект барышында танылган рәссамнар шәһәрнең барлык мәчетләрен ясаячаклар, үзләренең эшләрендә татар мәдәниятен һәм Чистай шәһәренең матур күренешләрен чагылдырачаклар.

Рәссамнарны һәм кунакларны Ислам үзәгенең яңа конференц-залында каршы алдылар. Чистай мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай хакимияте башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, район аксакаллары, имам-хатыйблар кунакларны сәламләделәр, рәссамнарга шәһәрне яратып килгәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Әлеге чарада шулай ук Россия рәссамнары берлеге әгъзасы Наилә Нигъмәтҗанова чыгыш ясады. Кунакларга Чистай шәһәре мәчетләре һәм ислам үзәге буйлап экскурсия үткәрделәр. Берничә көн дәвамында алар Чистай шәһәренең матур урыннарын, борынгы урамнарын, шәһәрнең үзенчәлекләрен чагылдырып картиналар иҗат итәчәкләр. 25 майда әлеге эшләрдән күргәзмә үткәрү ниятләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана