Бикмураз авылында ифтар мәҗлесе

20 май 2019 ел 12:33
Бикмураз авылында ифтар мәҗлесе

18 май  көнне районыбызның Бикмураз авылы мәчетендә мәхәлләсе  ярдәмендә  зур  ифтар мәҗлесе булып үтте.

Килгән кунаклар арасында мөхтәсибебез Илмир хәзрәт Хәсәнов, Төркия мәмләкәтеннән килгән Йолдыз әфәнде Хәйри, Буаның 8 мәхәллә имамы - Шамил хәзрәт Вәлиуллин һәм актив төзелеш ярдәмчесе Зөфәр әфәнде Садыков катнаштылар.

Авыл имамы Илдус хәзрәт Асадуллин ахшам намазына хәтле мәҗлесне башлап җибәрде. Ул рамазан аеның өстенлеге турында сөйләп үтте. Имам-мөхтәсиб рамазан ае белән тәбрик итте.

Мәчеткә йөрер өчен авылда бар мөмкичелекләр дә тудырылган, авыл халкына бары Аллаһ йортына йөреп, гыйбәдәт кылырга гына кала , - диде Илмир хәзрәт.

Ураза тотучылар мәчет янындагы шатерда әзерләнгән мул табын артында ифтар кылдылар. Соңыннан тәрәвих  намазын укып, догалар кылып  таралыштылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана