Буалыларга хакимият башлыклары ифтар ашы үткәрде

23 май 2019 ел 11:05
Буалыларга хакимият башлыклары ифтар ашы үткәрде

Һәр елны ирләргә һәм хатын-кызларга үткәрелеп килә торган район ифтар-мәҗелесе быелда 22-23 май кичәләрендә Буа-Аланда хакимият башлыклары белән бергә үтте. Мәҗелестә Буа райрны башкарма кометитының  беренче урынбасары Илдар  Еримеев, исполком җитәкчесе Камаретдинов Ранис Рафис улы, социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Садретдинова Лилия Назыймовна, Татарстан мөфтиенең  урынбасары Илфар  хәзрәт Хәсәнов   район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, шәһәр һәм авыл имамнары, Төркия мәмләкәтеннән килгән кунак Йолдыз Хәйри   катнашты.

Илфар хәзрәт Буада яңа төзелеп килә торган  8 нче мәчет, һәм мәдрәсә дә барган төшелеш эшләре белән танышты, Буа мәдрәсәсен карап чыкты. Буа Аланда Илмир хәзрәт ахшам намазына кадәр җыелышны вәгазь белән дәвам итте.  Беренче сүз Ранис Рәфис  улына  бирелде. Ул: “Буалыларны рамазан ае белән котлыйм, Марат Азат улының тәбриген җткерде тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Һәр кайсыларыгызга да саулык-сәламәтлек телим”, - диде. Илфар хәзрәт рамазан ае белән  котлады, “Бу ай бер рәхмәт  ае, ошбу айда күбрәк изгелекләр эшләп калырга ашыксак иде,” - диеп нәсыйхәтләде. Илмир хәзрәт район хәкимият башлыкларына Аллаһ ярдәмен бирсен, шулай һәр елны безне җыеп кунак иткәннәре өчен, аларга эшләрендә зур унышлар, гаиләләрендә татулык теләде.

  Авыз ачкач, ахшам намазыннан соң, халык әзерләнгән мул табын  артында нәсыйхәтләр тыңлап,  сыйланып утырды.

Буа мөхтәсибәте һәм район мәхәлләләре хакимият башлыкларына һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Садретдинова Лилия Назыймовна, социаль яклау үзәге мөдире Ләлә Рөстәмовна һәм аның кул астында эшләүче кызларга олы рәхмәтен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана