Югары Осланда район ифтар мәҗлесе узды

30 май 2019 ел 14:39
Югары Осланда район ифтар мәҗлесе узды

29 май  көнне Югары Ослан районы яшьләр үзәге бинасында мөселман активы өчен районкүләм ифтар мәҗлесе үткәрелде. 100 кешегә әзерләнгән мәҗлес затлы, зыялы, эчтәлекле булуы белән игътибарга лаек иде. Әлеге күркәм чара район администрациесе һәм  мөхтәсибәте тарафыннан оештырылып, анда ТР мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре, чакырылган  кунаклар, район оешмалары  җитәкчелеге, имамнар, Республика ифтарында катнашкан  мөселман активы җыелды. Чара Корьән аятьләрен укып, дога кылу, Татарстан мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәровның сәләмләү сүзе һәм бик үтемле вәгазе белән башланып, район җитәкчесе Марат Зыятдиновның, имам-мөхтәсиб Гали хәзрәтнең чыгышлары белән дәвам итте. Республикакүләм ифтар мәҗлесендә зур өлеш керткәннәре өчен 10 волонтерга мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Азан яңгырап, авыз ачканнан соң, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да намаз укыды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана