Балалар үзәгендә чыгарылыш

30 май 2019 ел 18:09
Балалар үзәгендә чыгарылыш

Бүген Мәрҗани мәчетенең балалар үзәгендә чыгарылыш кичәсе булып узды.

Быел әлеге үзәкне тәмамлап, 9 бала беренче класска барачак. Кичә барышында балалар үзләренең белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр, Коръән укыдылар, нәшидләр башкардылар. Үгет-нәсыйхәт сүзләре белән катнашучылар һәм әти-әниләр алдында Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов чыгыш ясады. Ул балаларга мәктәптә укуда уңышлар теләде, истәлек бүләкләре тапшырды. Балалар бәйрәмендә шулай ук фокусчы бар иде.

Чараның иң күңелле мизгелләре - фоторепортажда. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана