Имамнар рухи саләмәтләндерү үзәкләрен оештыруга әзерләнә

04 июль 2019 ел 14:23
Имамнар рухи саләмәтләндерү үзәкләрен оештыруга әзерләнә

04 июль көнне Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә чираттагы имам-хатыйблар җыелышы узды. Җыелышның көн тәртибендә  җәйге рухи сәләмтләндерү үзәкләренең эшчәнлеген планлаштыру иде. Быел балалар өчен җәйге курслар 15-28 июль көннәрендә 10:00 дән 14:00 кадәр Олы Кайбыч, Борындык, Шүшермә, Колангы, Урсак, Мөрәле, Ю. Кошман, Т.Кошман, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Салтыйган,  Иске Чәчкаб, Чүти авылларында эшләячәк. 1-9 класста укучы балаларны әлеге дини курсларга чакырып калабыз. Әлеге дини курсларның ахырында шәкертләр өчен 28 июль көнне Олы Кайбыч авылының Сабантуе мәйданында балалар Сабантуе оештырылачак. Җыелыш ахырында имамнар дәүләт оешмаларына хисапларын бирделәр һәм кышкы ягулык чорына әзерләнә башладылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана