Яңа Суыксу авылы имамын хөрмәтләделәр

08 июль 2019 ел 16:03
Яңа Суыксу авылы имамын хөрмәтләделәр

7 июнь көнне Буа районы Яңа Суыксу авылында яшәүче Абдулла улы Харис хәзрәтнең 85 яшьлек юбилее булды. Яңа Суыксу мәчетенең дә - 25 еллык юбилее иде. Шул уңайдан мәчеттә зур мәҗлес булып узды. Мәҗлестә Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов Харис хәзрәтне мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мөфтият медале белән бүләкләде, мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды. Фәһим хәзрәт Сөләйманов үзенең 1990 елларда Харис хәзрәт белән Суыксу һәм башка авылларда ислам динен җиткерү эшләрен алып барганнарын искә төшерде. Харис хәзрәткә һәм аның мәхәлләсенә Буа мөхтәсибәте уңышлар теләп кала.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана