Эшмәкәрләр – Буа мәдрәсәсендә

15 февраль 2024 ел 17:00
Эшмәкәрләр – Буа мәдрәсәсендә

14нче февраль көнне Буа районында “Приют человека” ноктасы ачылуга бер ел булды. Аны ачучылар, аның уңышлы эшләвенә тырышлык куючылар, мохтаҗларга кайнар ризык пешереп торучы һәм таратучылар, приютның эшен халыкка игълан итеп торучылар, мәдрәсә һәм “Илһам” дини үзәгенә бәһәсез ярдәм итүче эшмәкәрләрнең җыелышы булды. Иртәнге якта килгән кунаклар приют эшчәнлеген карады, аннан “Илхам” дини үзәгенә кереп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шөгыльләнүләрен күреп, тәхфиз үзәген карап чыкты. Чират мәдрәсәгә җитте: аның эшчәнлеге белән таныштылар. Шәкертләр белән әңгәмә кордылар. Җыелышны мәдрәсә директоры Илмир хәзрәт Хәсәнов алып барды. Ул эшмәкәрләргә рәхмәтләрен җиткерде. Алдагы көнгә булган проектлар белән таныштырды. Приютның кураторы Азат Гайнетдинов җыелган кунакларга теләкләрен ирештерде, рәхмәт хатлары тапшырды. Килгән кунаклар җыелыш барышында бик актив катнаштылар. Киләчәк проектларга карашларын белдерделәр, үз фикерләрен җиткерделәр. Аллаһ изге эшләребезне кабул итсен, дәвамлы кылсын. Амин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана