Өч мунча авылында зур тантана

08 июль 2019 ел 16:10
Өч мунча авылында зур тантана

7 июль көнне Өч мунча мәчетендә тантаналы вакыйгалар узды. Әлеге тантанада район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов сүз әйтте: “Мәчетләр - Раббыбызның йортлары, алар буш тормасын. Азан тавышы халыкның иманын уятуга сәбәпче булсын". Җәгъфәр хәзрәт Өч мунча авылы мәчетенең исеме “Гомәр Бакый” булачак дип халыкка хәбәр бирде.

Гомәр Бакый хәзрәтләре 1921-1941 нче елларда авылда имамчылык вазыйфаларын үтәп торган. Гомәр Бакый хәзрәтләренең кызы Сувәйбә бүген җыелган авыл халкына үзләренең гаиләсеннән җылы сүзләрен ирештерде. Тәкбирләр әйтеп мәчет янында эленгән тактаны ачуга керештеләр. Мәҗлестә Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Кадим хәзрәт Мөбәрәкшин, Илдус хәзрәт Асадуллин, Абдуррахим хәзрәт үзләренең теләкләрен белдерделәр. Чара әзерләнгән мул табын артында үтте.  

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана