"Ярдәм" мәчетендә волейбол ярышлары узды

10 июль 2019 ел 15:57

Узган ялларда "Ярдәм" мәчетенең спорт мәйданчыгында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте мәчетләре арасында волейбол ярышлары узды. Әлеге ярышларда Әл Ислах, Мәүлид, Ярдәм, Рәҗәб, Бишбалта, Азатдин Ирек, Залесный Нуры мәчетләре командалары катнашты.

Командалар 2 төркемгә бүленде. "А" төркеменнән ярымфиналга Әл Ислах, Залесный Нуры командалары чыкты, "В" төркеменнән алга таба Ярдәм һәм Мәүлид командалары үтте.

Ярымфиналда Ярдәм һәм Мәүлид командалары Әл Ислах һәм Залесный Нуры командаларын отты. Өченче урынга "Залесный Нуры" мәчете командасы чыкты.

Финалда "Мәүлид" мәчете командасы җиңү яулады, "Ярдәм" командасы икенче урынга чыкты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана