“Хәзинә” мөселман балалары клубы җәйге рухи-сәламәтләндерү сменасы оештырды

17 июль 2019 ел 10:01
“Хәзинә” мөселман балалары клубы җәйге рухи-сәламәтләндерү сменасы оештырды

Һәр елны Чаллы шәһәре мәчетләрендә балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү сменалары оештырыла. Бу елның җәйге айлары да әлеге чараларга бай. “Хәзинә” мөселман балалары клубында июньнән август ае ахырына хәтле төрле яшьтәге балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары уздырыла. Хәзерге вакытта анда 5-7 яшьлек кыз балалар “Бәләкәч” дип аталган аланда ял итә. Алан барышында балалар Ислам дине нигезләре белән таныша, мастер класслар үтә, паркларга ялга һәм экскурсияләргә чыгалар. 1-12 июль көннәрендә исә “Әбүзәр” мәчетендә 7-15 яшькәчә 40 кыз бала өчен рухи-сәламәтләндерү курслары булып узды. Әлеге чара барышында балалар Коръән дәресләренә йөрделәр, бассейнда һәм зоопаркта булдылар. Ә “Тәүбә” мәчетендә 8-16 яшьлек ир балалар өчен Коръән уку курслары үткәрелә. Ул 8 июльдә башланды һәм 2 августка кадәр дәвам итәчәк. Шимбә, якшәмбе көннәре ял. Әлеге курслар дәвамында балаларны хәләл ашату һәм ике тапкыр табигатькә походка алып чыгу каралган. Шулай ук “Ихлас” мәчете каршында да 8 июльдән 14 июльгә кадәр рухи-сәламәтләндерү курслары булып узды. Атна дәвамында балалар өчен дин һәм Коръән дәресләре, иртәнге зарядкалар, күңелле уеннар, тәмле төшке ашлар, туризм буенча мавыктыргыч һәм файдалы мастер класслар, табигатьтә уеннар оештырылды. Курсларда катнашучыларның һәркайсына Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фотоларда “Әбүзәр” мәчетендә, “Хәзинә” мөселман балалары клубында кыз балалар һәм “Ихлас” мәчетендә ир балалар өчен оештырылган дини тәрбия ялларыннан күренешләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана