Кайбычта шәкертләр Сабан туе узды

29 июль 2019 ел 09:59
Кайбычта шәкертләр Сабан туе узды

28 июль Кайбыч районы мөхтәсибәтендә укучы балалар өчен «Сабан туе» бәйрәме оештырылды. Әлеге чарада җәйге каникулларда рухи саләмәтләндерү үзәкләрендә 15-27 июль көннәрендә укып йөргән балалар, имамнар, укытучылар һәм Кайбыч районы хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы һәм администрациясе вәкилләре катнашты. Бәйрәмдә балалар чүлмәкләр ваттылар, йөгерделәр, капчык киеп йөгерделәр, мәхәллә исеме өчен аркан тарттылар, һәм туптан булган атларга утырып ат чабышында да ярыштылар. Командалы аркан тарту ярышында беренчелекне Олы Кайбыч авылы балалары, икенче урынны Кошман авылы, өченче урынны Борындык авылы балалары яулады. Нәни балалар өчен җептән уенычыклар кисү һәм башка мавыктыргыч уеннар оештырылды.

Быел Кайбыч районының ун мәхәлләсендә Борындык, Шүшермә, Колангы, Мөрәле, Югары Кошман, Түбән Кошман, Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында  рухи саләмәтләндерү үзәкләре эшләде. Әлеге үзәкләрдә 160 бала ял итте һәм дини белемнәрен арттырды. Дәресләрне җирле имамнар һәм мәхәллә укытучылары алып барды һәм Казан шәһәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдән, килгән сигез шәкерт ярдәм итте. Шәкертләр Колангы, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти авылларында дини практикаларын узып имамнарга ярдәм иттеләр. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм итүче Татарстан Диния нәзарәте һәм  "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына, Кайбыч районы администрация башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына,  Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улына, Ярхамов Рәшит Фәсхетдин улына  олы рәхмәтләрен белдерә. Шулай ук оештыру эшләрендә ярдәм кулы сузучы Кайбыч районы мәдәният йортына, имамнарга, укытучыларга,  һәм шәкертләргә дә олы ихтирамын һәм рәхмәтен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана