Бөгелмәдә "Үз белемеңне тикшер" дигән ислам викторинасы үтте

16 сентябрь 2019 ел 12:23
Бөгелмәдә "Үз белемеңне тикшер" дигән ислам викторинасы үтте

Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Ирхәм" мәчетендә, "Террорчылыкка - юк!" дигән айлык кысаларында,  "Үз белемеңне тикшер" дигән ислам викторинасы үтте. Чара Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү чыгышыннан башланып китте. Аннары "Ирхәм" мәчете имамы Ринат хәзрәт Галиев викторинаның шартлары белән таныштырды. Төрле яшьтәге 30дан артык ир-ат һәм хатын-кызлар үз белемнәрен тикшерделәр. Катнашучылар иман, фикх, тарих һәм Мөхәммәт пәйгамбәрнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) тормыш юлына кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр. 

Иң күп баллны Гайшә Рафаил кызы Миңнуллина җыйды - 84 балл туплап, ул беренче урынны яулады. Икенче урында - Рөстәм Марсель улы Нигьмәти (73 балл).

Өченче урында - Альберт Гомәр улы Таһиров (67 балл).

Шунысын да билгеләп үтү урынлы булыр: иң яшь катнашучы Абдулла Нәфыйковка - 10, ә иң өлкәненә - Н.М. Камалетдиновка 73 яшь иде.

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйге җыелышып төшке аш ашау белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана