Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

23 сентябрь 2019 ел 09:20
Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды

22 сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә яңа уку елы башлану уңаеннан  беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Җыелышта быел укырга кергән I курс шәкертләре катнашты. Җыен гадәттәгечә Коръән укып дога кылудан башланды. Аннары укучылар дини белем алуның фазыйләтләренә багышланган вәгазьләр тыңладылар, шулай ук аларга Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте игълан иткән “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында “Экстремизм – ислам диненә зарар китерүче куркыныч афәт” дигән темага лекция сөйләнде. Соңыннан мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин шәкертләрне мәдрәсә тарихы белән таныштырды һәм уку тәртипләрен аңлатты. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.

   Шулай итеп, үз эшчәнлеген 1998 елда башлаган мәдрәсә 22 нче уку елын башлап җибәрде. Әйләнә - тирәдә дини гыйлем бирү үзәге вазифасын үтәүче уку йорты эшчәнлеге бәрәкәтле, нәтиҗәле, файдалы булсын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана