Чистай районында яңа мәчет ачылышы тантанасы узды

23 сентябрь 2019 ел 10:12
Чистай районында яңа мәчет ачылышы тантанасы узды

20 сентябрь көнне Чистай районының Җүкәтау бистәсендә яңа мәчет ачылышы тантанасы узды. Әлеге чарада Чистай мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, аксакаллар җитәкчесе Фәрит Мөзип улы, район башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, район мәчетләрендә хезмәт куючы имамнар, авыл халкы катнашты.  

Тантаналы ачылыш Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Алга таба мөхтәсиб ислам үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен меценатларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, Җәкәтау бистәсе мәчете имам-хатыйбы Галимхан хәзрәт Хисаметдиновны җаваплы вазифага керешүе белән тәбрикләде һәм мөхтәсибәт белән бердәм юнәлештә эшләргә чакырды.

Аннары тәкбир әйттеләр һәм мәчеттә намаз укыдылар. Ачылу тантанасы чәй эчү белән төгәлләнде, мәчеткә йөрүчеләр үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Мәчет өч ел дәвамында эшләп килә, әмма ачылыш тантанасы булмаган иде. Хәзер исә, Аллаһының ярдәме белән, мәчеттә дини дәресләр оештыру ниятләнә. Намазлар укыр өчен мәчет берьюлы 60лап кешене сыйдыра ала.

Хәзерге вакытта Чистай районында 25 мәчет эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана