Татарстан мөхтәсибәтләрендә «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында велойөрешләр узды

23 сентябрь 2019 ел 11:33
Татарстан мөхтәсибәтләрендә «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында велойөрешләр узды

Татарстанда «Экстремизмга – юк!» айлыгы дәвам итә. Бу көннәрдә республика мөхтәсибәтләре айлык кысаларында экстремизм һәм терроризмны профилактикалауга багышланган велойөрешләр уздырды. Шуларның берсе кичә Арчада үтте. Спорт чарасы район мөхтәсибәте тарафыннан Арча Башкарма комитетының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә оештырылды. Маршрут Үзәк мәчеттән башланып, алга таба шәһәрнең Шәрыкъ мәчете һәм Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты аша узып, Көнбатыш мәчетендә чәй өстәле белән төгәлләнде. Велойөрештә катнашучылар Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына кереп, анда тәрбияләнүчеләрнең хәлләрен белеп, аларга бүләкләр тапшырып чыкты.

Велойөрешнең тагын берсе кичә Яр Чаллыда үтте. Чараны Яр Чаллы мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге мөдире Руфат Насретдинов оештырды. Анда шәһәрнең һәм республиканың актив мөселман яшьләре катнашты. Алар «Раскольников урамындагы Яр буе – «Нур Ихлас» мәчете» маршруты буенча  араны велосипедларда узды. Шул ук көнне «Нур Ихлас» мәчете территориясендә велотуризм буенча беренчелек оештырылды. Спортчылар барлыгы өч төрле дистанциядә көч сынашты: велосипедны фигуралы йөртү, вело-триал һәм Bunny Hop (велосипедта иң биек сикерүгә ярыш). Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Монна тыш, 21 сентябрь көнне «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында Аксубай мөхтәсибәте тарафыннан районның спорт һәм яшьләр бүлеге белән берлектә "Татарстан кроссы-2019" уздырылды. Анда 3 меңгә якын кеше катнашты. Спорт чарасында Аксубай районы мөхтәсибәте вәкиле Хөсәен Зөфәров катнашучыларга теләкләрен җиткерде. Мөхтәсибәт тарафыннан җиңүчеләргә медальләр, грамоталар, балаларга бүләкләр тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана