Буада мохтаҗларга гошер сәдакасы тараттылар

23 сентябрь 2019 ел 13:43
Буада мохтаҗларга гошер сәдакасы тараттылар

22 сентябрь көнне Буа мөхтәсибәте Буа мәдрәсәсе шәкертләре белән берлектә халыктан җыелган гошер сәдакасын таратты. Бәрәңге, кишер, кабак Буа шәһәрендә яшәүче 25 аз керемле гаиләгә, әтисез яки әнисез калган, мохтаҗ гаиләләргә таратылды. Аларның йөзләре шатлыклы иде һәм рәхмәт сүзләре күп ишетелде. “Киләсе елга да мондый саваплы чараны оештырырбыз, иншә Аллаһ”, - ди мөхтәсибәтнең матбугат сәркатибе Шамил хәзрәт Вәлиуллин. Ислам динендә мохтаҗларга булышу хуплана. Ай буе Буа шәһәре авыл имамнарына, аеруча Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнарына мәдрәсәбезгә оештырып гошер сәдакаларын алып килгәннәре өчен, Буа мөхтәсибәте олы рәхмәтен белдерә. Эшләгән әҗерләр бушка китмәс. Мул уңыш өчен Раббыбызга мең шөкерләр булсын. Әмин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана