Саба һәм Чаллыда мөхтәсибәтендә имамнар җыелышлары узды

02 октябрь 2019 ел 12:26
Саба һәм Чаллыда мөхтәсибәтендә имамнар җыелышлары узды

Бүген, сәфәр аеның 3нче көнендә, Саба мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы узды. Утырыш Татарстанда игълан ителгән Өлкәннәр декадасы кысаларында үтте. Бу уңайдан җыелышның мөхтәрәм катнашучыларын - өлкән яшьтәге имамнарны бәйрәм белән Саба районы прокуроры Зөфәр Абитов, Саба районы үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов һәм Саба районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Марат Кәримов котлады. Алар хәзрәтләргә фидакарь хезмәтләре, җәмгыятьтә дини гыйлемне арттыру һәм халыкны әхлакый тәрбияләү өлкәсендәге тырышлыклары өчен, шулай ук район һәм авыл җирлекләре тормышында актив катнашканнары өчен олы рәхмәтләрен белдерде.

Моннан тыш, җыелышта гошер сәдакасы җыю кампаниясенең якынча нәтиҗәләре чыгарылды, аны кабул итү һәм мохтаҗларга тапшыру эше дәвам итү, шулай ук мәчет каршындагы курсларны башлап җибәрү мәсьәләләре дә каралды.

2 октябрь көнне шәһәребез мөхтәсибәтендә мәчет имам-хатыйбларының чираттагы җыелышы булып үтте. Ул көндезге 15:30 сәгатьтә башланып,  кичке намазга кадәр дәвам итте. Мәҗлес "Чишмә" мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәтнең Коръән укуы белән башланды. Җыелышның төп темалары булып "Экстремизмга юк" айлыгына нәтиҗә ясау һәм мәчетләрдә башланачак якшәмбе укуларына әзерлек турында фикерләшү алынды. Шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин җомга вәгазендә халыкка 5 октябрьдә мәчетләрдә укулар башлануын, ә 15 октябрь көнне кичке 19:00 сәгатьтә "Ак мәчет" мәдрәсәсендә татар теле курсларының беренче дәресе узачагын җиткерергә боерык бирде. Шулай ук мәҗлес барышында шәһәребез казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевэлиев мәчет имамнарына үз вазыйфаларын ТР МДН тарафыннан бастырылган "Нигезләмә" китабы нигезендә генә башкарырга кирәклеген искәреп китте. Җыелышның икенче яртысында һәр мәчет өчен Диния нәзарәтеннән кайтартылган, исем кушу, никах һәм җеназаларны теркәү кенәгәләре тапшырылды. Мөхтәсибәтнең уку һәм укыту бүлеге җитәкчесе Илдар хәзрәт Зияров мәчетләрдә белем бирүче мөгаллимнәрнең аттестация узган булулары мөһимлеген ассызыклады. Мәҗлес дога кылу белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана