Өлкәннәр декадасы кысаларында Чаллыда укытучыларны хөрмәтләделәр

07 октябрь 2019 ел 09:53
Өлкәннәр декадасы кысаларында Чаллыда укытучыларны хөрмәтләделәр

Өлкәннәр декадасы һәм Укытучылар көне уңаеннан, Чаллыда "Хәят" мөслимәләр җәмгыяте мәктәп ветераннары һәм мөслимә укытучылар өчен бәйрәм кичәсе оештырды. Укытучылар очрашып, бергә хезмәт куйган елларны искә төшерде, яшь буын белән аралашты. Укучылар аларга шигъри тәлгәшләр, открыткалар, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Мул табында һәр укытучыга бүләкләр тапшырылды.

Укытучылар әлеге бәйрәмнән бик канәгать калдылар.

Белем кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Халык бу турыда бик белеп: “Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, – дип әйткән. Ә белемле булырга кешене укытучылар өйрәтә. Һәр кешенең иң матур, иң күңелле хатирәләре, әлбәттә, мәктәп еллары белән бәйле. Укытучының тырыш хезмәтеннән башка беркем дә бер һөнәргә дә өйрәнә алмый. Мөхтәрәм остазларыбызга авыр һәм мактаулы эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана