Чаллыда "Өлкәннәр көне" уңаеннан аш мәҗлесе уткәрелде

09 октябрь 2019 ел 13:19
Чаллыда "Өлкәннәр көне" уңаеннан аш мәҗлесе уткәрелде

Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең хәдисендә: «Олы кешегә хөрмәт һәм ярдәм күрсәтүчегә Аллаһы Тәгалә үзе олыгайгач, аңа да шулай ук ярдәм итәрлек кешене билгеләп куяр» - диелгән. Шушы сүзләрне истә тотып 8 октябрь көнне шәһәребезнең "Рамазан" мәчетендә "Өлкәннәр көне" уңаеннан мәчет картлары өчен аш мәҗлесе уткәрелде. Ул сәгать 14:00 башланып икенде намазына чаклы дәвам итте. Чара кунагы буларак Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт Мухаметов чакырылган иде. Үзенең чыгышында ул җыелган картларга мәчет эшчәнлегендә булышлык күрсәтүләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде. Мәҗлес азагында килгән әби-бабайларга бүләкләр таратылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана