Чаллыда "Хәзинә" мөселман балалары клубында өлкәннәр өчен мәҗлес үткәрелде

11 октябрь 2019 ел 16:27
Чаллыда "Хәзинә" мөселман балалары клубында өлкәннәр өчен мәҗлес үткәрелде

10 октябрь көнне "Хәзинә" мөселман балалары клубында өлкәннәр өчен мәҗлес үткәрелде. Ул 11:00 сәгатьтә башланып өйлә намазына хәтле дәвам итте. Чара кунаклары булып "Хәзинә" шәкертләренең дәү әниләре чакырылган иде. Ә инде аларны тәбрикләү өчен шәһәребез имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрәт килде. Үзенең чыгышында ул өлкән буынны балалар үстерүгә һәм тәрбияләүгә куйган көчләре өчен зур рәхмәтләрен белдерде. Мәҗлес балаларның шигырь сөйләүләре белән башланды һәм әбиләр катнашында җитезлек һәм белем белән бәйле кызыклы уеннар белән дәвам итте. Шулай ук чара дәвамында "Хәзинә" шәкертләре дәү әниләренә үз куллары белән ясаган чәчәкле рамкалар, чәчәкләр бүләк иттеләр һәм әбиләргә багышланган җырлар җырладылар. Мәҗлес өйлә намазыннан соң чәй өстәле артында тәмамланды. Килгән кунаклар өйләренә бик канәгать булып һәм сөенеп кайтып киттеләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана