Әлкидә имамнар җыелышы узды

23 октябрь 2019 ел 17:13
Әлкидә имамнар җыелышы узды

Бүген, сәфәр аеның 24-нче көнендә, Әлки районының "Шәүкәт" мәчетендә имамнарның чираттагы җыелышы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Әлки районы башлыгы урынбасары Билалов Рәшит Әбрар улы да катнашты. Имамнарга исем кушу, никах теркәү, мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләре тапшырылды.

Равил хәзрәт сүзен имамнарга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерү белән башлады. Ул үз чыгышында "Гыйбадәт кылулар турында Нигезләмә" турында сөйләп узды. Җыелышта имамнар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана