Буада мәчет юбилее билгеләп үтелде

28 октябрь 2019 ел 09:51
Буада мәчет юбилее билгеләп үтелде

26 октябрь көнне Буа районында урнашкан шикәр заводы мәчетенә 25 ел тулу тантанасы булып узды. Әлеге чарада Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, якташыбыз, республика мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, элеккеге хакимият башлыгы, әлеге мәчетне төзетү башында торган Әбделхәй Хәйруллов, шулай ук мәчетне төзетүдә зур өлеш керткән Миңнулла Кепячев катнашты. Беренче булып мәчетнең 25 еллыгына багышланган элеккеге видео тасмалардан җыеп ясалган видиоролик күрсәтелде.

Район мөхтәсибе Илмир Хәсәнов барлык кунакларны сәламләп, хөрмәт итеп килүче халыкка үзенең рәхмәтләрен җиткерде, 25 еллык тарихка тукталды. Мәчет төзелешенә өлеш керткән һәркем үз хатирәләре белән уртаклашты, юбилейларның дәвамлы булуын теләде.

Моннан чирек гасыр элек Буа шәһәренең мөселманнары активы тырышлыгы белән Шикәр заводы бистәсендә яңа мәчет үз ишеклэрен ача. Аны төзү район житәкчелеге, район халкы, оешма-предприятиеләр коллективлары, район мохтәсибәте, республика, Госман мәчете ул елларда районда гына түгел, хәтта республикада беренче махсус проект белән төзелгән бина була. 25 ел дәвамында ул район халкына хезмәт итеп, ислам динен таратуда, халыкны берләштерүдә, дин нигезләрен өйрәтүдә хезмәт итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана