Чистайда “Ак яулыклы Дәү әниләр” конкурсы узды

28 октябрь 2019 ел 10:36
Чистайда “Ак яулыклы Дәү әниләр” конкурсы узды

25 октябрь көнне Ислам үзәгендә «Ак яулыклы Дәү әниләр» дип исемләнгән чара узды.

Әлеге конкурс Чистайда беренче тапкыр үткәрелде. Аны уздыру башлангычы белән мөхтәсибәт каршындагы «Мөслимәләр» төркеме җитәкчесе Рушания Вахитовна чыкты.

Чарада 7 конкурсант катнашты, алар үзара төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Барлыгы 6 бирем бар иде. Беренче конкурста һәр катнашучы үзен тәкъдим итте, икенчесендә алар үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр, өченчесендә балаларны тәрбияләүгә кагылышлы төрле хәлләргә карата үзләренең фикерләрен әйттеләр. Дүртенче конкурста катнашучылар халык медицинасын авыруларны дәвалауда ничек куллануны күрсәттеләр, бишенче этапта дога конкурсы узды, алтынчы этапта конкурсантлар яраткан ризыкларын әзерләү серләре һәм аларның тарихы белән уртаклаштылар.

Бәйгедә катнашучыларның эшләренә жюри бәя бирде һәм конкурс тәмамланганнан соң һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды, грамоталар бирелде. Аннары чәй мәҗлесе узды.

Әбиләр бик сәләтле булып чыкты. Аларның кайберсе шигырьләр иҗат итә, сөйли, кемдер бик матур тегә, чигә, кемдер ризыклар пешерергә бик ярата. Һәр катнашучының нинди дә булса хыялы турында сорагач, алар: «Коръәнне дөрес һәм аңлап уку», – дип җавап бирделәр.

Чара бик күңелле узды. Катнашучылар да, тамашачылар да бик канәгать калдылар. Бүләкләр әзерләүдә ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана