Буа районы Татар Буасы авылы мәчетендә Мәүлид кичәсе узды

11 ноябрь 2019 ел 14:17
Буа районы Татар Буасы авылы мәчетендә Мәүлид кичәсе узды

10-нчы ноябрь көнне Буа районы Татар Буасы авылы мәчетендә авыл халкы белән Мәүлед кичәсе булып узды.

Үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин ислам диненең камиллегенә, пакьлегенә дәлилләр китереп, халыкка вәгазь сөйләде.

Шамил хәзрәт: “Миңа бу мәчет бик якын, мин монда мәдрәсәдә укыган вакытта практика үттем, яшь малай-кызларны укыткан идем,” - дип сөйләп китте. Ислам дине җиңел дин икәнлегенә дәлилләр китерде. Авыл имамы Илдар хәзрәт килгән кунакларга рәхмәтен җиткерде, бергәләп гамәл кылырга, гыйлемне тагын да ныгытырга өндәде. Җыелыш авыл халкы көче белән әзерләнгән Мәүлид табынында дәвам итте.   

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана