Барлык галәмнәргә Рәхмәт итеп җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган мөбарәк Рабигуль-әүвәл ае дәвамында шушы олуг шәхескә багышланган төрле чараларны үткәрү җөмһүриятебездә күркәм гадәткә әверелде. Кукмара районында да әлеге ай башлану белән мәчетләрдә, мәдрәсәдә, шәхси йортларда Мәүлид ашлары уздырыла.
Күптән түгел Кукмара Үзәк мәчетендә “Мөселманнар җыены” дип аталган чара кысаларында Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышына, аның фидакарь эшчәнлегенә, күркәм холык сыйфатларына багышланган вәгазь кичәсе уздырылды. Вәгазьдә Казан шәһәренең “Динислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмара Үзәк мәчете имамы вазифаларын башкаручы Габделгалим хәзрәт Мәҗитов, катнашты. Бик мәгънәле, тирән эчтәлекле вәгазь кичәсеннән соң мәдрәсә ашханәсендә Мәүлид ашы үткәрелде.