Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә Мәүлид кичәсе үтте

22 ноябрь 2019 ел 14:02
Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә Мәүлид кичәсе үтте

Рабигыль-әүвәл аеның 24-нче көнендә, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ туган ае уңаеннан, Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә Мәүлид кичәсе уздырылды. Әлеге чарага өлкәннәр, урта яшьтәгеләр, мәктәп балалары җыелды. Мәүлид кичәсендә Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары, “Фәнис” мәдрәсәсе укытучылары, укучылары, мәчет хезмәткәрләре һәм төрле кунаклар катнашты. Кичә дәвамында хәзрәтләр һәм укытучылар Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тарихын искә алдылар, аның тормышыннан тормышыннан вакыйгалар сөйләделәр, Рәсүлебезнең ﷺ күркәм үрнәге, әхлагы нигезендә тормыш итәргә чакырдылар. 

Мәүлид бәйрәме Бөгелмә шәһәренең Сәфәр мәчетендә дә уздырылды. Мәулид ашында, шәһәр имамнары вәгазьләр сөйләделәр. Мәҗлес дәвамында Пәйгәмбәребезнең ﷺ үзенчәлекләре, аның башка пәйгәмбәрләрдән өстен сыйфатлары искә алынды һәм Рәсүлебезнең ﷺ сөннәтенә иярүенең зарурлыгы, фазыйләтләре турында да әйтелде. Мәүлид мәҗлесе Коръән уку һәм дога кылу белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана