Чаллыда Мәүлид аена багышланган чаралар дәвам итә

25 ноябрь 2019 ел 13:14
Чаллыда Мәүлид аена багышланган чаралар дәвам итә

Чаллы мәчетләрендә мәүлид аена багышланган чаралар дәвам итә. 22 ноябрь көнне "Рамазан" һәм "Ихлас" мәчетләрендә дә әлеге ай хөрмәтенә кичәләр үткәрелде. "Рамазан" мәхәлләсе аны кичке намаздан соң аш мәҗлесе рәвешендә уздырды. Чара кунаклары итеп шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт, аның урынбасары Фоат хәзрәт һәм башка мәчет имамнары да чакырылганнар иде. Мәҗлес мәчет имам-хатыйбы Илдар хәзрәтнең җыелган халыкны мәүлид ае белән тәбрикләве һәм мәчет эшчәнлегендә актив катнашкан кешеләргә үзенең рәхмәтләрен белдерүе белән башланып китте. Соңрак "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Илгиз хәзрәт Коръән укып дога кылынды. Шулай ук чара дәвамында Әлфәс хәзрәт "Рамазан" мәчетенең актив карты, Миңнулла абыйны юбилее белән котлады. Мәҗлес төнге намазга чаклы дәвам итте.

Төнге намаздан соң "Ихлас" мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәргә (салаллаху галәйһи вәсәлләм) багышланган "Галәмнәрнең рәхмәте" дип аталган викторина уздырды.

Шулай ук 22 ноябрь көнне шәһәребез мөхтәсибәте тарафыннан мәүлид аена багышлап уздырылган "Минем Пәйгамбәрем" дип аталан видео-роликлар һәм "Пәйгамбәрем шәҗәрәсе" дип исемләнгән рәсемнәр конкурсларына нәтиҗәләр ясалды. Видео-роликлар конкурсында барлыгы 10, ә шәҗәрә ясау бәйгесендә якынча 30 кеше катнашты. Конкурслар нәтиҗәләре һәм катнашучыларны бүләкләү 25 ноябрь көнне төнге (ястү) намаздан соң 17:30 сәгатьтә "Хәләл үзәк"тә узачак "Хәлең ничек, мәхәллә?" дип аталган чарада булачак. 

24 ноябрь көнне шәһәребезнең "Нур-Ихлас" мәчетендә якшәмбе дәресләрендә укучы һәм дәрес бирүче апалар мәүлид аена багышлангап чара үткәрделәр. Аны Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин башлап җибәрде. Үзенең чыгышында ул хатын-кызларга мәүлид хөрмәтенә үткәрелгән чараларның мәгънәсе, Пәйгамбәребезгә карата булган хөрмәтлек  хисе турында сөйләде һәм халыкара әниләр көне белән тәбрикләде. Соңыннан чара сәхнәләштерелгән риваятләр, шигырьләр, нәшидләр һәм нәсихәтләр сөйләп дәвам ителде. Әзерләнгән сәхнәләр һәм апаларның оста итеп уйнаулары җыелган халкыны битараф калдырмады, хәтта кайберләрен тамашачылар күз яшьләре белән карадылар. Чара тәмле чәй өстәле артында тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана