Буада Әниләр бәйрәме узды

26 ноябрь 2019 ел 09:48
Буада Әниләр бәйрәме узды

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә “Госман” мәчетендә Әниләр көненә багышланган чара булып узды. Чараны Буа мөслимәләр рәисе Гөлирә абыстай Шәйдуллина алып барды. Равия абыстай Коръән укып багышлады.

Әниләр темасына карата бик матур эчтәлекле вәгазь-нәсыйхәтен “Камилә” мәчете имамы Гомәр хәзрәт Шиһапов сөйләде. Мөхтәсибебез Илмир хәзрәт Хәсәновның тәбрик сүзләрен җиткерде. Мәчет хисапчысы Фәнис әфәнде Әниләр көне белән котлап китте. Хаҗилар мәчете абыстае Гөлсинә ханым эчтәлекле вәгазь сөйләде. Мәҗлескә Буа районыннан җыелган төрле абыстайлар Пәйгамбәребез ﷺ турында, Әниләр көненә багышлап үзләренең мөнәҗәтләрен, шигырьләрен башкардылар. Мәҗлес ахырында Гөлирә абыстай халыкка, шушы мәҗлесне оештыручы Нуруллиннар гаиләсенә, мәхәлләгә олы рәхмәтләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана