Чаллыда "Хәлең ничек, мәхәллә" дип аталган мәҗлес узды

26 ноябрь 2019 ел 13:59
Чаллыда "Хәлең ничек, мәхәллә" дип аталган мәҗлес узды

25 ноябрь көнне шәһәребезнең "Хәләл үзәк" сәүдә йортында мәчет хезмәткәрләре өчен "Хәлең ничек, мәхәллә" дип аталган мәҗлес булып үтте. Аны "ГЭС мәхәлләсе" мәчете имам-хатыйбы Габдерәшит хәзрәт Коръән укып һәм "Утыз Имәни" мәчете имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәт дога кылып башлап җибәрделәр. Әлеге чарага шулай ук "Минем Пәйгамбәрем" исемле видеороликлар һәм "Пәйгамбәрем шәҗәрәсе" дип аталган рәсемнәр конкурсларында катнашучылар да чакырылнаннар иде. Чараның беренче өлешендә шушы бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Беренче урыннарны яулаган катнашучылар исемлеге:

“Пәйгамбәрем шәҗәрәсе” конкурсында җиңүчеләр

1 – Әхмәтшин Йосыф
2 – Усманова Розалия Уел кызы
3 – Нугманова Эльвина

Иң сәнгатьле эш – Шарипова Сөембикә
Үзенчәлекле һәм заманча итеп эшләнгән эшләр:

Мусифулин Нурислам

Әүхәдиева Мәликә

Әхмхтшина Һаҗәр

Фатыхов Нурислам

Яруллина Ясминә Ленар кызы

Самигуллин Алмаз Динаис улы

“Минем Пәйгамбәрем” видеороликлар конкурсынды җиңүчеләр
1 – “Утыз Имәни” мәхәлләсе
2 – “Нур-Ихлас” мәчете шәректләре
3 – Нугмановлар гаиләсе

Конкурсларда катнашкан ләкин беренчелекне яулый алмаган кешеләр дә бүләксез калмады. Аларның барсына да "Хәләл үзәк" тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.

Мәҗлеснең икенче яртысында мәчетләр эшчәнлеге турында фикер алышыну булды. Аның барышында мәчет кизүләренә аерым кием, мәчетләрдә кирәкле сорауларга тиз җавап табып булган кечкенә китапханәләр булдырырга, килгән халык белән сөйләшу скриптлары кертергә кирәк дигән тәкъдимнәр әйтелде. Шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин дини сораулар белән килгән кешеләрне мәчет имамнарына җибәрергә кушты. Шулай ук "Чишмә" һәм "Ихлас" мәчетләре имамнары җыелган халыкны үзләренең еллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Чара дәвамында катнашучылар тәмле пылау һәм чәй белән сыйландылар. Мәҗлесне Әлфәс хәзрәт чарада катнашкан мәчет хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдереп тәмамлады. Киләчәктә дә бер-беребез белән киңәшләшеп эш алып барырга кирәк дигән теләктә калды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана