РИИда теологик белем бирүдә педагогика һәм психология мәсьәләләре турында сөйләштеләр

13 декабрь 2019 ел 15:54
РИИда теологик белем бирүдә педагогика һәм психология мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Россия ислам институтында «Теологик белем бирүдә педагогика һәм психологиянең актуаль мәсьәләләре» дип исемләнгән төбәк конференциясе уза. Кичә, Рабигыль-ахыр аеның 15-нче көнендә (12-нче декабрьдә), конференциянең пленар утырышы үткәрелде. Чарада Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Һөнәри мәгариф идарәсе Югары белем бирү бүлеге башлыгы Алексей Петров, югары уку йортлары вәкилләре, дин әһелләре һ.б.лар катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән видеомөрәҗәгать юллады. 

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин пленар утырышта катнашучыларны сәламләде:

 –  Педагогика да, психология да – теологик белем бирүнең мөһим аспектлары. Бүгенге конференция безнең барыбызга да эшебез барышында очрашкан проблемаларны хәл итүнең уртак юлларын табарга ярдәм итәр, дип ышанам.

Алга таба фәнни чара докладчыларның чыгышлары белән дәвам итте. Конференциядә катнашучылар Россия мәгариф киңлегендә теологияне үстерүнең төп аспектлары, конфессияара һәм дәүләт-конфессиональ диалог кору коралы буларак теологик белем бирү үзенчәлекләре, дөньяви югары уку йортларында теология буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре һ.б.лар турында фикер алышты.

Чараның төп оештыручысы – Россия ислам институты. Конференция «Фәнни-мәгариф теология ассоциациясе» (Мәскәү), Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм фонды һәм Мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясе белән берлектә үткәрелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана