Әгерҗе мөхтәсибәтендә Азан әйтүчеләр бәйгесе узды

18 декабрь 2019 ел 15:52
Әгерҗе мөхтәсибәтендә Азан әйтүчеләр бәйгесе узды

Әгерҗе районы мөхтәсибәте “Нур” мәчетендә мәзиннәр арасында Азан әйтүчеләр бәйгесе уздырды. 27 азанчы дүрт яшь төркемендә көч сынашты.

Бәйгене 6 яшькә кадәрле балалар башлап җибәрде. Чишмә авылыннан Яхъя Корбанов ике яшендә үк азан әйтергә өйрәнгән. Азанны дөрес һәм сәнгатьле итеп күңелдән укып, осталыгы белән таң калдырды.

7-14 яшьлекләр төркемендә унбишләп малай һәм үсмер осталыкларын күрсәтте. Ямурзадан Нурислам Сәхипов җиңүче булды. Икенче урында – Чишмәдән Нуриман Корбанов, өченчедә – Ямурзадан Мөхәммәт Садыйков.

15 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бәйгене әгерҗелеләр башлап җибәрде.

- Мин биш яшьтән үк дин нигезләрен өйрәнә башладым. Азан әйтергә Сорбон абыем өйрәтте. Узган ел мин яшүсмерләр арасында чыгыш ясап, призлы урын яулаган идем. Быел Салагыш, Исәнбай, Ямурза, Кырындыдан килгән зур тәҗрибәле мөәзиннәр белән көч сынаштым. Алар бик оста! – диде  әле декабрь аенда гына 15 яшен тутырган әгерҗеле Мөхәммәт Кенджаев.

Ямурзалылар Нурислам Хәкимов, Рамазан Хәмидуллин беренче, икенче, Исәнбайдан Руслан Әбделманов өченче урын алды.

Кырык яшьтән өлкәнрәкләр арасында Көчек, Чишмә, Кырынды авылларында һәм Әгерҗедә гомер кичерүче мөәзиннәр осталыкта сыналдылар.Аларның күбесе имам-хатиб та, мөәзин вазифасын да үзләре башкара. Зур тәҗрәбәле дин әһелләре азанны анык, аңлаешлы һәм аһәңле итеп әйтә беләләр. Бәйгедә дә алар бер-берсеннән яртышар баллга гына калышты. Әгерҗедән Хәниф Ханипов беренчелекне яулады. Чишмәдән Габдулла Корбанов - икенче, Әгерҗедән Илдар Садыйков өченче урында.

- Без шундый күркәм бәйгегә Кырынды авылыннан килдек.  Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт мөәзинчеләргә азан әйтү буенча бик файдалы да, кирәкле дә бәйге оештырган. Быелгы бәйгедә яшүсмерләрнең аеруча күп булуы аеруча куанычлы, – диде Төрдәле мәчете имам-хатибы Зуфир Зарипов.

– Мин Яган поселогында яшим, “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсәгә укырга йөрим. Бәйгегә махсус килдем. Барлык катнашучыларга дини календарь өләштеләр, кайнар аш белән сыйладылар да, – диде 8 яшьлек Ясин Зәйдуллин.

Катнашучыларны Ямурзадан килгән Рамил хәзрәт Садыйков район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин белән берлектә бәяләделәр. Җиңүчеләргә Грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

Күңелгә якты нур булып кергән азан аһәңе, колакларны озак вакытлар иркәләп, әлеге көн турында искә төшереп торыр әле.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотолары

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана