Балык бистәсендә мөгаллимнәр өчен семинар узды

20 декабрь 2019 ел 10:36
Балык бистәсендә мөгаллимнәр өчен семинар узды

19-нчы декабрь көнне Балык бистәсе мөхтәсибәтендә мәчет каршында укытучы мөгаллимнәр өчен семинар булып узды. Очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин, РИИның укыту бүлеге җитәкчесе Гыйззәтуллина Нәзирә Әхәт кызы катнашты.

Айдар хәзрәт үз чыгышында укыту ягыннан мөмкинлекләрнең күп булуын, укыту өчен әсбапларга кытлык булмавын, динебезне, туган телебезне саклау буенча авылларда зур эшләр алып барылуын ассызыклап үтте. Ислам традицияләренә тукталды.

Нәзирә ханым сүзен мактау сүзләре белән башлап җибәрде. "Районыбызның ихтирамга лаек аксакалы Сәүдәхан хәзрәт белән бүгенге хәзрәтебез Рамазан Хисаметдиновның бергә киңәшләшеп, күркәм эшләве күңелләрне сөендерә", - диде ул. Дин дәүләттән аерылса да, дәүләт тарафыннан чикләр юк, бүгенге көндә онлайн видео курслары эшләвен, чит өлкәләрдә яшәүче дин кардәшләребез өчен без үрнәк булып торабыз дип әйтеп үтте. Яңа Арыш, Биектау авылы имамнарының, Балык Бистәсе Үзәк мәчете мөгаллимәсе Рауза Бәдретдинова чыгышлары, эш тәҗрибәләре тыңланды. Олы Елга авылы мөгаллимәсе Шакирҗанова Разия Шәмгүн кызына тырыш хезмәтен бәяләп Балык Бистәсе мөхтәсибәтенең Рәхмәт хаты һәм мөгаллимәләргә Шәһадәтнамә тапшырылды. Ислам динен яктыртучы, беренче иман орлыгын салучы мөгаллим, мөгаллимәләребезгә алга таба эшләренен дәвамлы, уңышлы булуын теләп, район мөхтәсибе Рамазан Хисаметдинов үзенен рәхмәтен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана