Кече Чынлы авылы мәчете имам-хатыйбына Татарстан мөфтие исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды

24 декабрь 2019 ел 13:37
Кече Чынлы авылы мәчете имам-хатыйбына Татарстан мөфтие исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды

Чүпрәле район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов озак еллар дини кыйммәтләрне таратуга зур өлеш керткән хезмәте өчен Җәүдәт хәзрәткә рәхмәт белдерде һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт Хаты тапшырды, зәвык белән ясалган, догалар төшерелгән чынаяклар бүләк итте, исәнлек теләде.
Юбилярга җылы тәбрикләү сүзләре “Цильна” җәмгыяте директоры Барис Гафуров исеменнән дә җиткерелде. Җәүдәт Халитов җәмгыятьтә озак еллар агроном вазифасын башкара, райондагы орлыкчылык инспекциясендә, ягулык белән тәэмин итү оешмасында хезмәт куя.
Авыл халкына дини вәзгыять юнәлешендәге хезмәтен исә ул 15 еллап башкара. Һәм менә үзенең юбилей көнендә әлеге имамлык вазыйфасын Муса хәзрәт Шәйдулловка тапшырды.
Район мөхтәсибе мәчетнең яңа имам-хатыйбына уңышлар теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана