Казанда Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең 2019 елдагы соңгы җыелышы узды

25 декабрь 2019 ел 16:50
Казанда Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең 2019 елдагы соңгы җыелышы узды

Бүген "Сөләйман" мәчетендә Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең 2019 елдагы соңгы җыелышы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстан Республикасы Президенты аппараты, Казан шәһәре мэриясе һәм Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте вәкилләре, мөхтәсибәттәге мәчетләр имамнары, "Сөләйман" мәчетенә йөрүчеләр катнашты.

Илдар хәзрәт Баязитов барлык имамнарга ел дәвамында башкарылган эш өчен рәхмәт белдереп, киләчәктә шулай уңышлы эшләүләрен теләде.

Җыелышта Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте эшчәнлегендә актив катнашкан һәм күрсәткән ярдәме өчен, мөхтәсибәт медале белән бүләкләнде. Шундый ук медальгә, "Татарстан Республикасының мөселман өммәтенә озак еллар дәвамында хезмәт иткән, ислам динен тарату эшенә үзеннән зур өлеш керткән өчен һәм "Сөләйман" мәчете оешуга 20 еллыгы тулу хөрмәтеннән, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды инженеры Рәхимҗан Сөләйманов лаек булды. Рәхимҗан Сөләйманов яңартылган "Сөләйман" мәчете проектын эшләүдә актив катнашкан кеше. Мәчет 2020 елда төзелә башлар дип көтелә.

"Татарстан Республикасының мөселман өммәтенә озак еллар дәвамында хезмәт иткән, яшьләргә рухи тәрбия биргән һәм Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте мәхәллә кешеләре арасында ислам динен тарату эшенә үзеннән зур өлеш керткән өчен" мөхтәсибәт медале "Бишбалта" мәчете имам-хатыйбы Илназ Галимовка, "Рамазан" мәчете имам-хатыйбы Рамил Морадимовка, "Җомга" мәчете имам-хатыйбы Равил Вәлиевкә тапшырылды. Мөхтәсибәттәге мәчетләрнең имам-хатыйблары һәм имамнары шулай ук Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин барлык имамнарга үз мәхәлләрендә озак еллар хезмәт иткән өчен олы рәхмәт белдерде, озын гомер, исәнлек-саулык, киләчәктә дә Ислам динен, өммәтебезне һәм гореф-гадәтләребезне куәтләп яшәүләрен теләп калды.

Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы 2020 елның гыйнваренда "Ярдәм" мәчетендә узачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана