Буада мәктәп балалары өчен оештырылган чаралар тәмамланды

09 гыйнвар 2020 ел 14:05
Буада мәктәп балалары өчен оештырылган чаралар тәмамланды

5-нче гыйнвар көнне “Хаҗилар” мәчетендә кышкы каникул вакытында мәктәп балалары өчен үткәрелгән дини чаралар тәмамланды. Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов шәкертләрне чын күнелдән гыйлем алулары белән котлады һәм дәвамлылык теләде.

Балалар атна буе мәчеткә килеп дин сабагы алды, мәчет янында урнашкан шугалакта футбол уйнады, төш вакыты җиткәч, мәчеткә кереп тәмле кайнар ашлар белән тукланды. Шәкертләрнең озтазлары - Мифтахетдинов Гомәр һәм Казанның “Рәшидә” үзәгендә укучы Сөләйманов Идрис сүзләренә караганда, балалар мәчеткә бик теләп йөргәннәр, остазлары өйрәткән дәресләрне ятлап килгәннәр. Шәкертләрнең ата-аналары Буа мөхтәсибәтенә, "Хаҗилар" мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләймановка һәм кайнар ризык әзерләп торучы апаларга олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана