Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә очрашулар узды

23 гыйнвар 2020 ел 09:27
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә очрашулар узды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә көндезге бүлек шәкертләре кышкы практика вакытында читтән торып укучы шәкертләр өчен кышкы сессия укулары булып узды. Быел беренче булып читтән торып укучы шәкертләр яңа уку бинасында гыйлем өстәделәр. Яңа уку бинасында бөтен уңайлыклар һәм шартлар тудырылган иде. Бина зур, иркен, киң тәһарәтханәләр. Аудио-видеоязмалар, интерактив такталар белән баетылып җиһазланган, якты сыйныфларда очрашулар узды. Гыйлем өстәргә йөздән артык шәкертләр Россиянең 21 төбәгеннән (Татарстан, Башкортстан, Мари иле, Чуашстан, Коми, Киров, Самара, Ульяновск, Чиләбе, Мәскәү, Свердлау, Пермь һ. б. җирләрдән) милләттәшләребез килгәннәр иде. Әлбәттә, укучылар кайсы гына төбәктән булмасын, аларның күпчелеге мәчетләребездә имамнар, мөәзиннәр булып хезмәт итәләр. Килгән шәкертләр белән мәдрәсәнең мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин үзләре хезмәт итә торган мәхәллә тормышын сорашып һәм үзенең үгет-нәсыйхәтләрен биреп аралашты. Иртәдән кичкә чаклы мәдрәсә остазлары шәкертләр белән аралашып дәрес бирделәр. Һәркөн шәкертләребез белән күренекле дин әһелләре, зыялылар, танылган җәмәгать эшлеклеләре, галимнәребез белән очрашты. Алар Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, нәзарәтнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин, Президент аппаратыннан Айнур Солтанов, халык шагыйре Разил ага Вәлиев, галим Индус ага Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров, тарихчы Наил хаҗи Таиров, Әдиб хаҗи Мадияров, Казанның "Шамил" мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, мөфтиятнең "Хәләл" комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин, "ДУМ РТ Хаҗ" вәкиле һ.б. күренекле шәхесләр белән үрнәк дәресләр, очрашулар узды. Һәрбер мондый очрашу ике як өчен дә бик мөһим. Чөнки Россиядә эшләп килүче татар мәхәлләләре вәкилләре беренче кулдан үзләре борчыган сорауларга җавап таба.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана