Буа мәдрәсәсендә мәгълүмати-агарту чарасы узды

03 февраль 2020 ел 09:53
Буа мәдрәсәсендә мәгълүмати-агарту чарасы узды

1-нче февраль көнне Буа мәдрәсәсендә кичке бүлек шәкертләре өчен “Җирле әдәбиятта дини мотивлар” темасына мәгълүмати-агарту чарасы үткәрелде. Төп максат – XIX йөз урталарыннан алып XX йөз башларында иҗат иткән татар зыялыларының иҗатындагы дини мотивларның җирле әдәбиятта чагылышын анализлау иде. Шул уңайдан чарага   КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Сәйфуллина Флера Сәгыйть кызы чакырылган иде.

Беренчеләрдән булып мәдрәсә мөдире Илмир хәзрәт Хәсәнов үзенең сәламнәрен җиткереп, килгән кунакка – Флера Сәгыйть кызына рәхмәт сүзләрен белдерде. Мәдрәсә завучы Радия ханым бүгенге чараның төп максатларын аңлатып үтте.

Флера ханым XIX-XX гасыр башында яшәп иҗат иткән, милләтебез, әдәбиятыбыз, халкыбызның рухи байлыгы үсешенә зур өлеш керткән татар зыялыларының, дин галимнәренең эшчәнлеге турында бик эчтәлекле доклад белән чыгыш ясады. Аеруча Буа районы Яңа Тинчәле авылыннан чыккан бертуган Касыйм һәм Ибраһим Бикколовларның  эшчәнлегенә һәм иҗатына тукталды. Чара Касыйм Бикколов иҗатыннан шигырьләр сөйләү белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана