Буа мөхтәсибәте вәкилләре матәм көнендә катнашты

04 февраль 2020 ел 13:40
Буа мөхтәсибәте вәкилләре матәм көнендә катнашты

18 ел элек 4-нче февральдә Буа эчке эшләр бүлегенең 7 хезмәткәре үзләренең хезмәт вазифаларын үтәгәндә фаҗигале рәвештә вафат була. Шул кайгылы вагыйганы искә алып, матәм көне булып үтте. Анда Буа районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Ранис Камартдинов, Буа полиция хезмәткәре Айрат Равилович, Буа мөхтәсибәте вәкиле, “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, вафат булучыларның әти-әниләре, гаиләләре, якыннары катнашты. Фәһим хәзрәт үзенең чыгышында: “Ислам дине сабырлыкка өнди”, – дип, халыкка сабыр булырга кирәклеген аңлатты, Коръән-Кәримнән аятьләр укыды. Җомга намазында бөтен хезмәткәрләрне искә алып, алар рухына догалар кылыначак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана