Кайбыч мөхтәсибәте чаңгы ярышлары оештырды

10 февраль 2020 ел 14:00
Кайбыч мөхтәсибәте чаңгы ярышлары оештырды

Сәләмәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм халыкны спортка җәлеп итү ниятеннән, 9-нчы февраль көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендә якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче шәкертләр өчен чаңгы ярышлары оештырылды. Әлеге чарада Кайбыч мөхтәсибәтенең 6 мәхәлләсеннән 18 бала катнашты. Ярышта катнашучы балалар ике төркемгә бүленделәр: 5-6 һәм 7-8  класста укучы балалар.

5-6 класс балалары төркемендә егетләрдән беренче урынны Олы Кайбыч авылы мәхәлләсеннән Гарифуллин Ризван алды. Икенче урынны Иске Чәчкаб авылы мәхәлләсеннән Ибрагимов Илсаф, өченче урынны Түбән Кошман авылы мәхәлләсеннән Ахмадуллин Нияз яулады. Кызлар арасыннан беренче урынны Олы Урсак авылыннан Нурия Лилия алды. Икенче урынны Олы Кайбыч авылынан Гыйниятуллина Хәбибә, өченче урынны Колангы авылы «Минбәян» мәхәлләсеннән Сибгатова Әдилә яулады.

7-8 класс балалар төркемендә егетләрдән беренче урынны Олы Урсак авылы мәхәлләсеннән Хәялиев Рүзәл алды. Икенче урынны Чүти авылы мәхәлләсеннән Шарафутдинов Фәнил, өченче урынны Олы Кайбыч авылы мәхәлләсеннән Хафизов Илназ яулады. Кызлар арасыннан беренче урынны Олы Кайбыч авылы мәхәлләсеннән Гобәева Альбина алды. Икенче урынны Түбән Кошман авылы мәхәлләсеннән Миңнулина Исламия, өченче урынны Түбән Кошман авылы мәхәлләсеннән Шәрәфетдинова Камилә яулады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана