Сарманда "Гаилә ялы" ярышлары узды

17 февраль 2020 ел 13:36
Сарманда "Гаилә ялы" ярышлары узды
16-нчы февраль көнне Сарман районы мөхтәсибәтендә "Старт" чаңгы базасында “Гаилә ялы” спорт-күңел ачу ярышлары уздырылды. Программа буенча, балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ачык һавада уеннар, төрле эстафеталар оештырылды, яллар күңелле һәм кызыклы булсын өчен быел беренче тапкыр биатлон ярышы үткәрелде, прокатка чаңгылар алу мөмкинлеге булдырылды, кафелар эшләде. Әлеге спорт чарасы ТАССР оешуга 100 ел тулуга, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, Сарман  районының 90 һәм Сарман авылының "Тәүфыйк" мәчетенең 25 еллык юбилеена багышлап оештырылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча, шәхси беренчелек һәм командалар буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, ахырдан мәчеттә пылаудан авыз итү оештырылды.
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана