Чаллыда балалар өчен "Ислам һәм минем тирәдәге дөнья" конференция узды

17 февраль 2020 ел 15:17
Чаллыда балалар өчен "Ислам һәм минем тирәдәге дөнья" конференция узды

16 февраль көнне шәһәребезнең "Утыз Имәни" мәчетендә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен "Ислам һәм минем тирәдәге дөнья" дип аталган конференция булып үтте. Әлеге чара балаларның халык каршында сөйләү, үзләре әзерләп килгән теманы аңлата белү сыйфатларын арттыру өчен яхшы мөмкинлек булды. Бәйге иртәнге 9:00 сәгатьтә Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе урынбасары Фоат хәзрзт һәм мәчет имам-хатыйбы Салихҗан хәзрәтнең хәер-фатихасыннан, Коръән укып, дога кылып башланып китте. Конференциядә барлыгы 20 гә якын бала чыгыш ясады. Аларның дөньяда булган могҗизаларны, табигать кагыйдәләрен, динебез белән бәйләп, кызыклы рәвештә аңлата белүләрен һәм бирелгән сорауларга дөрес җавапларын жюри әгъзалары хәйран калып тыңладылар. Шул ук вакытта мәчетнең намаз залында балаларның ата-аналары өчен Инсаф хәзрәт тәрбия бирү хакында вәгазь сөйләде. Балаларның чыгышлары тәмамлангач, барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара тәмле чәй өстәле артында фикер алышу белән дәвам итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана