Буа шәһәренең 8-нче мәчетендә өмә узды

25 февраль 2020 ел 11:43
Буа шәһәренең 8-нче мәчетендә өмә узды

23 февраль, ял көнне, Буа шәһәренең 8-нче мәчетендә зур өмә оештырылды. Икенче кат төзелеше тәмамлану сәбәпле һәм газ, су кертү эшләре төгәлләнгәч, мәчетнең эчен юып җыештырырга уйладылар. Өмәгә тирә-яктан хатын-кызлар, ир-атлар килде. Хатын-кызлар түшәм, стена, идән, тәрәзәләр юды. Суны ташып торуда, идән паласларын кагып кертергә аларга Кәбиров Рәмис Рәис улы һәм Рәшит Рөстәм улы булышты. Олы яшьтә булуларына карамастан, Әбдулманова Әлфия апа белән Габуддинова Наҗия апа да саваплы эштән читтә калмады. Мәчет тузаннан чистарып, ялт итеп калды. Өмәчеләрне кайнар пылау белән сыйладылар. Мәчет имамы буларак, Шамил хәзрәт Вәлиуллин өмәдә катнашучыларга Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлекләрен арттырып, әҗер-савапларын бирсен диеп, дога кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана