Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имамнары җыелышы узды

27 февраль 2020 ел 15:41
Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары имамнары җыелышы узды

Бүген, Рәҗәб аеның 3-нче көнендә (27-нче февральдә), Юдино бистәсендәге “Җомга” мәчетендә Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы узды. Анда Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов, мөхтәсибәт мәчетләре имамнары катнашты.

Илдар хәзрәт Баязитов, мөхтәсибәт эшләрендә, шул исәптән, күптән түгел генә уздырылган чаңгы ярышларында актив катнашкан өчен, имамнарга рәхмәт белдерде. Чаңгы ярышлары бик яхшы узды, бөтенесе дә бик канәгать калды.

Мөхтәсибәт җыелышында Илдар хәзрәт Баязитов җомга вәгазьләрен уку мәсьәләсендә игътибарлы булырга чакырды. Рамазан аена багышланган өстәмә дәресләр уздырырга чакырды. Җыелышта катнашучыларны Рәҗәп ае башлану белән котлады.

Җыелышта шулай ук Рамазан аена әзерләнү, ифтарлар уздыру мәсьәләләре дә күтәрелде.

Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте март аенда балалар арасында “Минем гаиләм шәҗәрәсе” дип аталган бәйге уздыру турында игълан итте.

Илдар хәзрәт Баязитов, мөхтәсибәт җыелышында “Рамис” мәчете мөәзине Альберт Нуриҗановны 80 яшьлеге белән котлап, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды.

Мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышын “Мәүлид” мәчетендә уздыру көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана