Чаллыда Рамазан ничек уза?

28 апрель 2020 ел 10:19
Чаллыда Рамазан ничек уза?

23 апрель көнне кояш баюы белән мөселман халкы Изге Рамазан аен каршы алды. Әлеге ай Коръән ае буларак билгеле булганга күрә, узган елларны Чаллы шәһәре мәчетләрендә Рамазан ае дәвамында, мәхәллә кешеләре белән берлектә, Аллаһ китабын хәтем кылалар иде. Бу елны исә билгеле булган сәбәпләр аркасында әлеге мөмкинчелектән кулланып булмый. Әмма Ислам дине безгә хәлне авырайтырга түгел, ә җиңеләйтергә өнди. Шушы боерыкны хәтерләп һәм килеп туган хәлне исәпкә алып Чаллы шәһәре мөхтәсибәте 23 апрель көнне онлайн рәвештә үткәргән имамнар җыелышында Коръән хәтем кылуны Instagram һәм YouTube социаль челтәрләрендәге мөхтәсибәт каналларында үткәрергә дигән нәтиҗәгә килде. Аллаһ китабын хәтем кылуны шәһәребез имамнары алып бара, көн саен 11:00 сәгатьтә бер җүз укыла. Бүгенге көнгә чаклы, 28 апрель, 4 җүз (80 бит) укылды. Шулай ук Рамазан ае дәвамында һәр көн ифтар алдыннан 18:30 сәгатьтә online дәресләр үткәрелә. Алар кояш баегач азан әйтеп, ифтар һәм аннан соң дога кылып тәмамлана. Моннан тыш 27 апрель көнне шәһәребез имамнары бергәләшеп online рәвештә авыз ачу мәҗлесе үткәрделәр. Әлеге чара Zoom кушымтасында барды. Хәзрәтләр 18:30 сәгатьтә online рәвештә бергә җыелышканнан соң вәгазь сөйләнде, Коръән укылды һәм дога кылынды. Online мәҗлес азан әйтелгәннән соң авыз ачу белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана