Чүпрәле мөселманнарына VIII Республикакүләм​ ифтар җыелмалары таратылды

12 май 2020 ел 12:48
Чүпрәле мөселманнарына VIII Республикакүләм​ ифтар җыелмалары таратылды

Пандемия шартларында быел Татарстанда VIII Республикакүләм ифтар ризыклары өйгә китереп бирү рәвешендә гамәлгә ашырыла.

Кичә Чүпрәле район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә бер төркем мөселманнар 150 кешелек VIII Республикакүләм ифтар җыелмаларын Казан шәһәреннән алып кайтып, аларны ифтар вакытына кадәр район мөселманнарына, мәхәлләләрдә булган аз керемле, ятим, мохтаҗ гаиләләргә өләште.

Шулай ук, Татарстан мөфтияте тарафыннан алдагы көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына да Камил Сәмигуллинның котлау хатлары һәм бүләкләр таратылган иде.

Чүпрәле мөхтәсибәте бу изге эштә үзләренең өлешләрен керткән Татарстан мөфтиятенә, транспорт белән тәэмин иткән район башлыгы Марат Гафаровка һәм бүләкләрне таратуда ярдәм күрсәткән имам-хатыйбларга олы рәхмәтләрен җиткерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана