Буада мохтаҗ гаиләләргә күчтәнәчләр өләшәләр

15 май 2020 ел 11:14
Буада мохтаҗ гаиләләргә күчтәнәчләр өләшәләр

Рамазан ае башланган көннән изге гамәлләр кылу эшенә Буа мөселманнары актив кушылып китте. Беренчеләрдән булып, яңа төзелеп килүче 8-нче мәчет мәхәлләсе “Рамазан күчтәнәче” исемле акция кысаларында мохтаҗ гаиләләргә 80 пакет таратты. Бер пакетның уртача бәясе 350 сумны тәшкил итте. Әлеге акция 24 апрель, 27 апрель, 1 май, 6 май көннәрендә үткәрелде. Иң күп пакет 1-нче май көненә туры килде – барлыгы 27 пакет. Әлеге пакетларга хөрмә, җиләк-җимешләр, яшелчәләр, ярмалар тутырылды һәм мохтаҗ гаиләләргә таратылды. “Рамазан күчтәнәче” акциясендә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен 89270382585 номерына беркетелгән Сбербанк картасына акча күчерергә мөмкин. Шул рәвешчә, Рамазан ае төгәлләнгәнче йөз пакет тарату ниятләнә.

Буа мәдрәсәсе 8 мәхәлләгә алтышар пакет корбан ите өләште. Буа шәһәренең “Хаҗилар” мәчете мөселман кардәшләребезгә авыз ачу өчен җиде тапкыр пылау пешереп таратты. Ризык өләшкәндә бер тапкыр кулланылышта йөрүче савыт-сабалар кулланылды һәм аларны өйгә китереп тапшырганда коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана