Чүпрәледә район башлыгы Марат Гафаров исеменнән ифтар җыелмалары өләшенде

18 май 2020 ел 18:08
Чүпрәледә район башлыгы Марат Гафаров исеменнән ифтар җыелмалары өләшенде

Бөтен илләргә таралган коронавирус инфекциясе Рамазан аена үз төзәтмәләрен кертте. Ни генә булмасын, изге Рамазан ае башланганнан бирле изге гамәлләр кылу туктамады.

Үткән атнада гына Татарстан мөселманнары Диния назәрәте тарафыннан район мөхтәсибәте 150ләп ифтар ашы таратты. Шушы көннәрдә исә район башлыгы Марат Гафаров исеменнән дә ифтар ашына азык-төлек җыелмалары өләшенде. Район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов ифтар җыелмаларын өләшкәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чаралар да күрелгәнен искәртте.

“Район башлыгы Марат Ринат улына рәхмәтләр әйтеп догалар кылынды, изге теләкләр җиткерелде”, - диде Данир хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана