Бөгелмәдә хәйрия ифтары таратылды

21 май 2020 ел 10:03
Бөгелмәдә хәйрия ифтары таратылды

Коронавирус пандемиясе һәм илдә, Татарстан Республикасында шул афәткә бәйле билгеләнгән чикләүләр тормышыбызга үз төзәтмәләрен кертте.

Бу вәзгыятькә бәйле рәвештә, изге Рамазан аенда Бөгелмә шәһәрендә һәм районында, традицион ифтар мәҗлесләре урынына, мохтаҗ кешеләргә өйләренә азык-төлек тупланмалары таратыла. Әлеге хәйрия акциясе кысаларында илле гаилә ифтар өчен азык-төлек алды инде. Болар: ураза тотучы, мохтаҗлык кичерүче, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр. Тупланмага чәй, он, ярмалар, шикәр комы, куертылган сөт, төрле консервлар, печенье, көнбагыш мае керә.

Аллаһы илчесе (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кешенең гөнаһлары кичерелер, җаны җәһәннәм газабыннан коткарылыр, ул ураза тотучы алган савапка ирешер, әмма аңа карап, авыз ачкан кешенең ураза тоту савабы кимемәс”.

Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте изге Рамазан аенда күрсәткән ярдәме өчен муниципаль район башлыгы Линар Рөстәм улы Закировка рәхмәт белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана