Татарстанның баш казые Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәккә нәзарәтнең «Халкыбызга хезмәте өчен» медален тапшырды

30 июнь 2020 ел 13:52
Татарстанның баш казые Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәккә нәзарәтнең «Халкыбызга хезмәте өчен» медален тапшырды

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең кичке уку бүлеген тәмамлаучы шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы булып узды. Алар өч ел уку дәвамында зачет-имтиханнарны тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, "Имам-хатыйб һәм ислам дине нигезләре мөгаллиме" квалификациясенә ия булдылар.

Диплом тапшыру чарасында мәдрәсә остазлары, татар зыялылары һәм Диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Тантана чыгарылыш курсның иң яхшы шәкертләренең берсе – Фәннур кардәшебезнең Коръән укуы белән башланып китте. Баш казыебыз Җәлил хәзрәт Фазлыев ил-көнгә бәхет вә шатлык, сәламәтлек, иман нуры теләп дога кылды.

Тантана, гореф-гадәтләребезне бик дөрес тасвирлаган матур вә тәэсирле вакыйга белән дәвам итте. Мәдрәсәнең иң беренче остазарының берсе Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәккә бу көннәрдә 80 яшь тулды. Җыелган җәмәгать танылган дин әһелен олуг юбилее белән тәбрикләде. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин дини күтәрелеш елларында Җәгъфәр хәзрәтнең фидакарь хезмәте белән таныштырды, үзенең дә аны остазы итеп тануын ассызыклады. Татар рухи мирасын кайтару юлында аның бүген дә армый-талмый хезмәт куюына басым ясап, аңа иҗади уңышлар, озын гомерләр, саулык-саләмәтлек теләде.

Диния Нәзарәте исеменнән галим шәхесне Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев котлады. Ул Җәгъфәр хәзрәтнең динебез юлында хезмәтләрен зур бәяләде, олуг шәхесләрдән гыйлем алып һәм безләргә күп китаби дәреслекләр бастырып, тәҗвид гыйлеменнән дәрес биргән зат диеп белдерде. Баш казый олуг бәйрәмен кичерүче хәзрәткә Диния нәзарәтенең «Халкыбызга хезмәте өчен» медален тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шакиров Данис Фәнис улы юбилярны котлап, аны халкыбызны агарту юлында кылган хезмәтләрен югары билгеләп, аның милләт асылы булуын ассысызыклады һәм халыкара оешманың иң югары билгесе – “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләде. Ул диплом алучы шәкертләрне котлап, мәгърифәт юлларыгыз эзлекле булсын иде диеп котлады. Ул милли гореф-гадәтләребезне онытмаска, динне һәм милләтне һәрвакыт бергә, бер-берсеннән аермыйча алып баруны сорады.

Шундый югарылыкта башланган чара, дини вә милли мәгърифәтебезне үстерү, милләтебез, туган телебез язмышы, халкыбызның әхлакый кыйммәтләре турында сөйләшү, фикер алышу мәйданчыгына әверелде. Диплом алучы шәкертләрне тәбрикләп Татарстан язучылар берлегенең рәисе Данил Салихов, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон, Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Ульяновск өлкәсе мөфтиенең урынбасары Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинев чыгыш ясадылар. Алар милли гореф-гадәтләребезне онытмаска, динне һәм милләтне һәрвакыт бергә, бер-берсеннән аермыйча алып баруны, халыкка якын булуларын, дини һәм милли мирасыбызны яхшылап өйрәнүебезне теләделәр.

Чыгарылыш шәкертләрен, өч ел дәвамында укып, имтиханнарны яхшы тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклаулары белән мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәбрикләде. Ул аларның гыйлем дәрәҗәсе югарылыгын, диплом эшләренең җитди хәзерлекле булуы турында басым ясап китте. Мәдрәсә мөдире шәкертләргә ихлас биреп тырышып гыйлем җыйганнары өчен, остазларга армый-талмый рәвештә белем биргәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде, мәдрәсәне тәмамлаучыларны гыйлем үзләштерү һәм аны тарату юлында тукталмаска чакырды. Мәдрәсәбезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев шәкертләргә гыйлем алу өстендә һәрдаим эшләргә һәм белгәннәреңне башкаларга да өйрәтүнең кирәклеге турында әйтте. Мәдрәсәбезнең мөгаллимнәре Равил хәзрәт Бикбаев, Рамил хәзрәт Бикбаев, Ильдар хәзрәт Ситдиков, Хәйдәр хәзрәт Куйруков диплом алучы шәкертләрнең халыкка якын булуларын теләделәр һәм шәригать хөкемнәрен халыкка җиткергәндә нык торырга сорадылар, гыйлемне дәвам итәргә һәм үзең белгәнне авырлык-сынауларга да карамыйча, аны башкаларга тапшыру лазем булуы хакында әйттеләр.

Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, дипломнарны тапшырыр алдыннан, гыйлем алып кына түгел, аны таратырга да кирәклек турында әйтте. Кешеләрне дингә чакырганда шәхси үрнәкнең зур урын алып торуына басым ясады.

Котлаулардан соң соң унбиш шәкерткә урта дини белем алу хакында дипломнар тапшырылды.

Чыгарылыш курсы шәкертләре исеменнән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, “Татсортсемовощ” предприятиесе җитәкчесе Харис Камалиев чыгыш ясады. Ул мөгаллимнәргә, мәдрәсә хезмәткәрләренә, гыйлем бирү юлында олуг хезмәт куйганнары өчен, шәкертләрнең олуг рәхмәтләрен җиткерде.

Тантана Корън укып, дога кылып тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана